+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
4 гыйнвар 2022, 06:08

Дөнья рекорды куйган спортчыбыз белән горурланабыз!

2021 елда республикада спорт ничек үсешкән?

Дөнья рекорды куйган спортчыбыз белән горурланабыз!Дөнья рекорды куйган спортчыбыз белән горурланабыз!
Дөнья рекорды куйган спортчыбыз белән горурланабыз!

Республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов спорт үсеше буенча 2021 елга йомгак ясады.

"Спорт - яшәү нормасы" федераль проектына ярашлы системалы спорт һәм физик культура белән шөгыльләнүчеләр саны узган елда республикада 51,2 процент тәшкил иткән. Спорт корылмалары рейтингы буенча Башкортстан илдә икенче урынны били. Бездән алда - Мәскәү. Уфаның 450 еллыгын билгеләү җәһәтеннән Уфада Көрәш, Фехтование үзәкләре кебек берничә эре спорт объектлары төзү күз уңында тотыла.

2021 елда Хәйбулла, Куергазы һәм Федоровка районнарында бассейн төзү дәвам итте. Шулай ук Шаран һәм Борай районнарында - физкультура-савыктыру үзәкләре, Октябрьский шәһәрендә боз аренасы төзелә, Мәләвездә - "Спартак", Күмертауда "Шахтер" стадионнары реконструкцияләнә.

- Токиода үткән җәйге Олимпия һәм Паралимпия уеннарында Башкортстан спортчыларының абруен ассызыклыйсым килә. Республика данын 5 спортчы яклады. Аделина Заһидуллина, Тимур Сафин көмеш медаль яуладылар. Җәйге Паралимпия уеннарында катнашу өчен Русия җыелма командасына Башкортстаннан 14 спортчы керде һәм алар 5 алтын, 3 көмеш, 4 бронза медаль яулады. Нәтиҗәдә, Русиянең җыелма командасы 118 медаль яулады һәм 17 дөнья рекорды куйды. Шуларның берсе - Башкортстаннан Богдан Мозговой уңышы, - диде ул.

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас