

Абруйлы спорт бәйгесенең Октябрьскийда оештырылуы очраклы түгел. Шәһәрнең 3нче спорт мәктәбе, нәкъ менә спорт ориентирлашуына юнәлеш алып, Башкортстанда үзен күптән танытты. Әйткәндәй, быелгы ярышта республика җыелма командасының яртысын Октябрьский спортчылары алып тора. Алар арасында Дмитрий Никитин, Вадим Огородников, Иван Куликов һәм Егор Коптилин бәйгедә бөтен көчен салып,республика данын лаеклы яклар дигән ышаныч бар.
Ярыш судьялары шулай ук спорт мәктәбе тренерларыннан билгеләнде. “Спартак” спорт-савыктыру комплексы директоры Валериян Лукьянов та – алар арасында. Гомерен шәһәр спортын үстерүгә багышлаган остаз-тренер чаңгы трассаларын быелгы ярышларга әзерләү өчен күп көч салган. Гомумән, Русия күләмендәге спорт бәйгесе уңышлы үтсен өчен “Спартак” комплексында бөтен шартлар тудырылган. Ярышлар җиңүчеләре 9 гыйнварда билгеле булачак.
Фото: Октябрьский шәһәре хакимияте сайтыннан.