+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
9 гыйнвар 2022, 12:40

Балык капты, ап-ак карда ялтырап ятты!..

Благовар районында үткән балыкчылар бәйгесендә иң осталар ачыкланды.

Балык капты, ап-ак карда ялтырап ятты!..Балык капты, ап-ак карда ялтырап ятты!..
Балык капты, ап-ак карда ялтырап ятты!..

Төбәктә балыкка бай елга-күлләр бихисап. Балыкчыларның күплеге дә шуннан чыга. Өч ел элек иң оста балыкчыларны ачыклау гадәте урнашкан иде, ул һава торышына да карамыйча, тотрыклы сакланып килә.

Быел кышкы бәйге район үзәге Языково авылы янәшәсендәге Кармасан сусаклагычында үтте. Район турнирында кырыктан артык балыкчы катнашты, алар арасында өлкәннәр генә түгел, балалар да осталыгын күрсәтте, шулай ук хатын-кызлар да бар иде.

Ирләр арасында беренче урын иң күп балык тоткан Илвир Сөләймановка бирелде. Хатын-кызлар арасында исә җиңүче булып Ирина Сытая танылды. Балалар төркемендә балык тоту буенча чемпион исемен Әмир Гафанов яулады.

Ярышлар үткән көнне Кармасан буе гөрләп торды. Учак ягып, ачык һавада уха пешерделәр, самавырлар кайнады. Бер сүз белән әйткәндә, балыкчылар бәйгесе бәйрәм төсен алды.

Фото: “Благовар районында тыңланган” сайтыннан.

 

Автор:Фәнүр Гыйльманов
Читайте нас