+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
10 гыйнвар 2022, 14:41

Башкортстан спортчыларына тиңнәр юк!

Агымдагы елның 1-9 гыйнварында Башкортстан спортчылары халыкара һәм бөтенрусия ярышларда 12 медаль яулады, шул исәптән - 7 алтын, 2 көмеш һәм 3 бронза. Бу хакта республиканың спорт министры Руслан Хәбибов атна саен үткәрелә торган оператив киңәшмәдә хәбәр итте.

Башкортстан спортчыларына тиңнәр юк!Башкортстан спортчыларына тиңнәр юк!
Башкортстан спортчыларына тиңнәр юк!
Әйтик, 1 гыйнварда Латвиянең Сигулда шәһәрендә бобслей һәм скелетон буенча Дөнья кубогының алтынчы этабы узды. Башкортстан вәкиле Ростислав Гайтюкевич Михаил Мордасов белән бергә алтын медаль яулады.

6 гыйнварда Уфаның Габдрахман Кадыйров исемендәге техник спорт төрләре үзәгеннән мотоузышчы Никита Богданов Свердловск өлкәсендә бозда узышу буенча Русия чемпионатында алтын медаль яулады.

- Бозда узышу буенча гамәлдәге дөнья чемпионы, республика спортының тагын бер шәкерте Динар Вәлиев белән Никита Богданов 2022 елгы дөнья чемпионатында катнашачак, - дип билгеләп үтте Башкортстанның спорт министры.

7 гыйнварда Екатеринбургта җиңел атлетика буенча «Раштуа стартлары – 2022» Бөтенрусия ярышлары узды. Бөредән спортчы Матвей Тычинкин, 2,25 метр нәтиҗә күрсәтеп, «Биеклеккә сикерү» дисциплинасында җиңүче булды.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров җиңүчеләрне лаеклы бүләкләре белән котлады һәм киләчәктә дә уңышлар теләде.

Фото: Башкортстан Башлыгы сайтыннан.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас