Кышкы чорда республика халкының төп һәм иң күп ял итү төре - тимераякта шуу. Бөтен республика буенча бүген 885 боз мәйданчыгы эшли, шул исәптән 581 хоккей тартмасы, 288 ачык шугалак, 16 ябык шугалак һәм боз ареналары. Бу хакта бүген республика Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә спорт министры Руслан Хәбибов сөйләде.
Быел спорт һәм сәламәтлек декадасы кысаларындагы чараларда 525 меңнән артык кеше катнашкан, 1120дән артык чара үткәрелгән. Чагыштыру өчен: 2021 елдада - 435 мең, 2020 елда 261 мең кешене колачлап, 1687 чара узган.
Шулай ук, ял көннәрендә районнарда спортның уен төрләре буенча төрле турнирлар да оештырылды.
Фото: "Башинформ" агентлыгы