Башкортстан Республикасының Белорет районында урнашкан «Абзак» курорты территориясендә альп дисциплиналарында чыгыш ясаучы иң яхшы сноубордчылар шәхси узышларда — параллель слаломда һәм параллель гигант слаломда 4 комплект медаль уйнатачак.
– Яңа ел каникулларында Башкортстанның тау чаңгысы курортларында 95 меңгә якын кеше булды. Туристлар саны буенча «Абзак», «Банное», «Мраткино» курортлары алда бара. Илебездәге тау чаңгысы үзәкләре күп кенә чит ил үзәкләренә лаеклы конкуренция тәшкил итә, бездә кышкы чор озынрак булуын исәпкә алып Башкортстан тау чаңгысы курортлары чит ил туристларын күпләп җәлеп итә, - дип шәрехли Башкортстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты вазыйфасын башкаручы Ринат Фәтхуллин.
Ярыш илнең иң яхшы спортчыларын җыя. Программа нигезендә, спортчылар 25ендә - параллель слалом-гигантта, 26 гыйнварда параллель слаломда медальләр өчен көрәшәчәк.
- Чемпионат - спортчылар өчен төп старт. Төбәкләр Русиянең иң көчле спортчыларын алып килә, - дип сөйләде "ММК-КУРОРТ" директоры Егор Кожаев.
«Абзак» спорт үзәгендә ярышлар санитар-эпидемиологик нормаларны һәм "Роспотребнадзор" һәм Халыкара чаңгы спорты федерациясе (FIS) рекомендацияләрен катгый үтәү белән узачак.
Фото: Сайт правительства РБ