+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
20 гыйнвар 2022, 11:15

Камилә Вәлиева Олимпиадага барамы?

Фигуралы шуу буенча Русия җыелма командасы билгеле булды.

Камилә Вәлиева Олимпиадага барамы?Камилә Вәлиева Олимпиадага барамы?
Камилә Вәлиева Олимпиадага барамы?
Русиянең фигуралы шуу федерациясе агымдагы елда Пекинда узачак Олимпиадада катнашачак Русия фигуралы шуу командасы составын игълан итте.

Бозда бию буенча: Виктория Синицина — Никита Кацалапов, Александра Степанова — Иван Букин, Диана Дэвис — Глеб Смолкин.

Запас спортчылар: Елизавета Ходайбирдиева — Егор Базин, Аннабель Морозова — Андрей Багин, Елизавета Шанаева — Дэвид Нарижный.

Анастасия Мишина — Александр Галлямов, Евгения Тарасова — Владимир Морозов, Александра Бойкова — Дмитрий Козловский парлы шууда чыгыш ясаячак.

Запас спортчылар булып Дарья Павлюченко — Денис Ходыкин, Юлия Артемьева — Михаил Назарычев барачак.

Кызлар арасыннан Олимпиадада Камилә Вәлиева, Анна Щербакова, Александра Трусова алтын медаль өчен көрәшәчәк.

Ә менә Елизавета Туктамышева белән Майя Хромых запас шуу осталары буларак барачак.

Ир-егетләрдән Олимпиадага Марк Кондратюк, Андрей Мозалев, Михаил Коляда сайланды.

Запаста: Евгений Семененко һәм Петр Гуменник.

XXIV кышкы Олимпия уеннары агымдагы елда 4 февральдән 20 февральгә кадәр Пекинда узачак.

 
 
Фото: manster.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас