Ә күптән түгел Равил Задә улы болай дип белдерде: озакламый ул йөгереп үткән чакрымнар Җир шарын экватор буйлап өч тапкыр урарга җитәчәк икән... Баксаң, ул йөгергән марафоннарның гомум озынлыгы нәкъ шулкадәр килеп чыга да! Билгеле булуынча, Җир әйләнәсенең экватор буенча озынлыгы 40075,7 чакрымга тиң.
Үземнән чыгып әйтә алам: марафон дистанциясен яхшы йөгерү һәм шул ук вакытта организмны таушалдырмау өчен күнекмәләр ясарга, режимны сакларга, дөрес тукланырга һәм озын дистанция дәвамында махсус ризык турында хәстәрлек күрергә кирәк. Минем үземә 22 классик марафонда (42 чакрым 195 метр), йөз километрлы ике Бөтенрусия супермарафонында, Кушнаренко – Дүртөйле, Дүртөйле – Уфа һәм башка йөгерешләрдә катнашу насыйп булды. Ә туклану кебек четерекле мәсьәләдә клубыбыз рәисе бик оста белгеч булды. Аның шәхси рецепты буенча микроэлементлар кушып әзерләнгән тавык шулпасы без, торатаучыларга, марафон йөгерешләрендә һәрвакыт ярдәм итте. Равил Задә улының хатыны Людмила Рәис кызы, туклану пунктының чын җитәкчесенә әверелеп, безнең дөрес туклануны үз җаваплылыгына алды. Спорт ярышларында күп тапкырлар катнашып, ул һәркайсыбызның зәвыгын өйрәнде һәм кирәк вакытта нәкъ без яраткан ризык — тавык шулпасы, компот, җылы яки салкын, шикәрле яисә шикәрсез чәй, лимон яки кара икмәкнең “кибән башы”, тозлы икмәк белән тәэмин итте. Киңкүләмле йөгерешләргә барганда мондый коллектив сәяхәтләр зур спорт бәйрәменә әйләнде һәм без аларны түземсезлек белән көтеп ала идек. Шәйхетдиновларның кызлары Наилә (чаңгы, йөзү һәм билгеләү спорты буенча район чемпионы) һәм Гүзәл дә әти-әнисенең фикердәшләренә әверелде. Равил Задә улы “Чакмагышнефть” нефть һәм газ чыгару идарәсендә тренер, предприятиенең спорт оешмасы рәисе булып эшләде. Соңрак ун елдан артык Дүртөйле районының Иванай урта мәктәбендә укытты. Аның укучылары спорт туризмы буенча берничә тапкыр республика чемпионы булды.
Чираттагы күнекмәләр вакытында очрашкач Равил Задә улының вегетарианнарча туклануы һәм дәвалану максатында ач тору тарафдары булуы турында белдем. Вегетарианлык — ит һәм терлек продуктларыннан баш тарту ул. Ит ашамагач, организм күнекмәләргә, озын арага йөгерүгә ничек чыдый? Спортчыларның югары калорияле гадәти туклану алымыннан баш тартырга һәм шундый гадәти булмаган экспериментка барырга Шәйхтдиновны нәрсә этәргән соң?
— Еллар узгач, шундый фикергә килдем: спортта өлкәнәйгән көндә дә югары нәтиҗәләргә ирешим дисәң, туклануны үзгәртергә кирәк, — ди Равил Задә улы. — Бервакыт Һиндстан һәм Пакистан чигендә яшәгән хунза кабиләсе турында мәкаләгә юлыктым. Анда бөтенләй чирләмиләр диярлек һәм 110-120 елга кадәр яшиләр икән. Бу феномен серләренең берсе итеп үзенчәлекле рацион күрсәтелгән — алар терлек аксымы белән тукланмый һәм сөт кулланмый икән. Ит белән сөттән баш тартып, үземнең туклануны акрынлап үзгәртә бардым һәм физик йөкләнешне җиңелрәк үткәрә башладым, буыннар да авыртудан туктады.
Баштарак Равил Задә улының туклануга бәйле мондый гадәти булмаган карары туганнарына һәм танышларына сәер тоела. Ул махсус әдәбият өйрәнүен дәвам итә, космик энергияне җыю алымына ия булу, сәламәтлекне үзаллы көйләү һәм төзәтү буенча шәхси күнекмәләр башлый. Арытаба әзерлек курслары үтеп, Мәскәүдә сертификат алып һәм тәҗрибә туплап, халык дәвалаучысы исеменә ия була. Бүгенге көндә Равил Шәйхтдинов — танылган биоэнерготерапевт, халык медицинасы магистры, төрле авыртынулардан җәфа чиккән кешеләргә берничә ел дәвамында гамәли ярдәм күрсәтә. Традицион булмаган медицина алымнары белән дәвалауда уңышлары өчен Русия дәвалаучылары халыкара ассоциациясенең Петр I ордены лауреаты да булды ул. Аңа үзендә хәйран калырлык нәрсәләр сынарга туры килгән — үз-үзеңә күрсәтмә бирү могҗиза тудыра икән! Организмга зыян салмыйча, пыяла ватыклары, кызган күмер һәм кадаклар өстендә яланаяк йөрүнең ничек бирелүен ул аңлый башлаган.
— Кеше организмының мөмкинлекләре ахырына кадәр өйрәнелмәгән, — дип фикерләре белән уртаклаша әңгәмәдәшем. — Менә мин бүген шул серне ачу өстендә эшлим дә инде. Яхшы киңәш телисезме — күбрәк хәрәкәтләнегез, дөрес тукланыгыз, дөньяны күзәтегез, үз организмыгызны өйрәнегез. Тормышны, табигатьне, якыннарыгызны яратыгыз. Бер акыл иясе әйткәнчә, үз-үзеңне танып бел һәм син үз сәламәтлегеңне танып белерсең. Беренчедән, үз-үзеңә ышаныч уятырга кирәк. Үз-үзеңне танып белү процессы төрле яшьтә — яшь чакта да, өлкәнәйгәч тә кирәк һәм өлкән яшьтәгеләргә ул мөһим түгел, дип кул селтәргә ярамый. Биредә шуны әйтик: һәр кеше тумыштан ук гайре табигый сизгерлеккә, башка бик күп сәләтләргә ия. Тора-бара табигый сәләтләр тупаслана. Даими рәвештә камиллеккә омтылучы, үз өстендә армый-талмый эшләүчеләр генә аларны үстерә ала.
Равил Шәйхтдинов инде җитмеш яшьне “иярләсә” дә, заман белән бергә атлый: бүген ул — Дүртөйленең иң өлкән яшьтәге блогеры. Инстаграмдагы сәхифәсендә берничә йөз подписчигы бар. Равил Задә улының көндәлек туры эфирларын биш йөзгә якын кеше карый, ул алар белән җан һәм тән сәламәтлеге турындагы белемнәре белән уртаклаша. Зур уңышларга ирешкән профессиональ спортчы һәм дәвалаучының халык арасында киң танылу яулавы гаҗәп түгел.
Әле дә ул һәр иртәдә җиңелчә спорт киемендә ун чакрым араны йөгерә, чыныга, кышын карда яланаяк йөри, парлы мунчага барырга ярата. Традицион булмаган медицинадагы белемнәре белән бик теләп уртаклаша, үзенә киңәш сорап мөрәҗәгать иткән һәркемгә ярдәм кулын суза.
Ару-талу белмәс йөгерүче 92 марафонны, 60ка якын ярыммарафонны, 5 чаңгы марафонын (30 чакрым), 10 гадәттән тыш марафонны (50шәр чакрым) җиңеп чыккан. Шулай ук ул 65 яшендә Ирәмәлгә, Төньяк Урал тау башына, Кырымдагы тау куышлыгы шәһәрләре буйлап йөгерештә, 145 чакрым арага тәүлеклек йөгерүдә катнашкан. 2014 елда ул спортчы кияве Илдус Нуртдинов белән бергә Олимпия уты эстафетасында факелны Уфа буйлап йөртү хокукы алган.
Спортчының киләчәккә якты уй-ниятләре бихисап: тагын да озынрак дистанцияләргә йөгерүдә һәм туктамыйча йөгерә торган 2-3 тәүлеклек марафонда үз көчен сынап карарга тели. Дәвалану максатында ач тору буенча да яңа биеклекләр яуларга дигән максаты бар.
— Тормыш юлында очраган каршылыкларны физик яктан ныклы һәм рухы көчле кеше җиңел җиңеп чыга. Чыдамлык, үҗәтлек кебек сыйфатларны нәкъ менә спорт тәрбияли дә инде, — ди Равил Шәйхтдинов. — Финиш ераграк булган саен – яхшырак! Һәр кеше сәламәт яшәү рәвешен сайлап, хәрәкәттә – бәрәкәт икәнен аңласа, гомеренең финиш сызыгын мөмкин кадәр ераккарак күчереп куя ала.
Хөрмәтле спорт ветеранын алда яңа чагу рекордлар көтеп торсын! Кеше организмының гаҗәеп мөмкинлекләрен ачып тагын сөендерер әле ул безне!
Фәнис Галләмов,
Русиянең һәм Башкортстанның
Журналистлар берлекләре әгъзасы.
Дүртөйле районы.
Фото: М.Латыйпова