Бүген старт матчына – Русия һәм Тунис командалары арасында дөнья чемпионаты ачылышына кадәр нәкъ 200 көн кала. Түгәрәк датаны, Мәскәүдәге Манеж мәйданын да кертеп, барлык оештыручы шәһәрләрдә урнаштырылган кире санау сәгатьләре терки.
- Дөнья чемпионатының старт матчына кадәр нибары 200 көн калды. Турнирга әзерлекнең иң кызган чагы, - диде волейбол буенча 2022 елгы дөнья чемпионатын Оештыру комитеты генеральный директоры Роман Станиславов. - Хәзер оештыру комитеты барлык шәһәрләргә-оештыручыларга һәм турнирны кабул итәчәк спорт объектларына – ареналарга һәм тренировка базаларына инспекция визитларын башкара, тест чаралары үткәрелә.
Төбәк хакимиятләренең чараны оештыруга әзерлеге югары дәрәҗәдә булуын исәпкә алып, барысы да иң югары дәрәҗәдә узачагына һәм һәр җанатар волейбол бәйрәменнән гаять канәгать калачагына шигем юк.
21 февральдә дөнья чемпионатының волонтерлык программасы старт ала. Турнир кысаларында чаралар әзерләүгә 18 функциональ юнәлеш буенча 3500дән артык волонтер җәлеп ителәчәк. Программа белән кызыксыну зур, без 30 меңнән артык гариза килүен көтәбез.
Фото: Башинформ