+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
9 февраль 2022, 08:00

Бүген - Халыкара волейбол көне

9 февральдә - Халыкара волейбол көнен әлеге уенны яратучылар билгеләп үтә. Быел 26 августтан 11 сентябрьгә кадәр Русия волейбол буенча дөнья чемпионатын кабул итәчәк. Илнең 10 шәһәрендә: Мәскәү, Санкт-Петербург, Калининград, Ярославль, Казан, Екатеринбург, Уфа, Новосибирск, Кемерово, Красноярск шәһәрләрендә ярышлар узачак.

Бүген - Халыкара волейбол көнеБүген - Халыкара волейбол көне
Бүген - Халыкара волейбол көне
Бу көннәрдә оештыру комитеты барлык оештыручы шәһәрләргә һәм турнирны кабул итәчәк спорт объектларына – ареналарга һәм күнекмәләр базаларына инспекция визитларын башкара, тест чаралары үткәрелә.

- Безнең аренадан да, республиканың турнирга әзерлек дәрәҗәсеннән дә яхшы тәэсирләребез калды. Моннан тыш, "Уфа-Арена"ның Милләтләр лигасын үткәрү буенча уңышлы тәҗрибәсе бар инде. Агымдагы елның җәендә шәһәр янә бу турнирны кабул итәчәк, биредә хатын-кызлар волейбол лигасының төркем этабы узачак. Матчлар дөнья чемпионатына әзерлек кысаларында оештыру комитеты өчен сынау ярышлары булачак.

Бүген, волейбол туган көндә, бу спорт төрен яратучыларны бәйрәм белән котлыйм. Уфада Франция, Германия, Словения һәм Камерун җыелма командалары уйнаячак. Эпидемиология вәзгыяте мөмкин кадәр күбрәк тамашачыларга дөнья чемпионаты матчларын карарга һәм үз шәһәрендә чын волейбол йолдызларын күрергә мөмкинлек бирер дип ышанам! - диде дөнья чемпионатын оештыру комитеты җитәкчесе Роман Станиславов.

Фото: "Башинформ"

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас