+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
9 февраль 2022, 08:38

Башкортстан студенты Олимпиадада көмеш медаль яулады

Татарстан Республикасында туып-үскән, Стәрлетамак физик культура, идарә һәм сервис колледжы студенты Данил Садреев Пекин Олимпиадасында көмеш медаль яулады.

Башкортстан студенты Олимпиадада көмеш медаль яуладыБашкортстан студенты Олимпиадада көмеш медаль яулады
Башкортстан студенты Олимпиадада көмеш медаль яулады

Ул аны Евгений Климов, Ирина Аввакумова һәм Ирма Махиней белән бергә трамплиннан сикерү буенча команда ярышларында яулады.

"Чын күңелдән Данилны котлыйм! Яңа җиңүләр, бетмәс-төкәнмәс энергия, нык сәламәтлек телим!" - дип язды Интернет челтәрендә Стәрлетамак мэры Рөстәм Газизов.

Республика Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, Олимпия уеннарының көмеш призеры Стәрлетамак физик культура, идарә һәм сервис колледжына 2021 елда укырга кергән, һөнәри юнәлештәге өстәмә сынауларны уңышлы узган һәм «физик культура» белгечлеге буенча белем ала.

Фото: "Башинформ" агентлыгы

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас