+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
9 февраль 2022, 10:41

"Спортчыларыбызга уңышлар теләп калабыз!"

Уфа сәнгать училищесы Русиядән Олимпия уеннарында катнашучы спортчылар өчен видеоязма бастырган.

"Спортчыларыбызга уңышлар теләп калабыз!""Спортчыларыбызга уңышлар теләп калабыз!"
"Спортчыларыбызга уңышлар теләп калабыз!"
"Ватаныбызга тугрылык безгә көч бирә! Русия спортчыларына көч биреп торыйк!

Агымдагы елның 4-20 февралендә Кытай башкаласы Пекинда XXIV кышкы Олимпия уеннары уза. Олимпия уеннарында Русияне 27 төбәктән 213 спортчы тәкъдим итә.

Кызганычка каршы, 2022 елда Пекинда безнең олимпиячеләр Русия Федерациясенең дәүләт гимнын ишетмәячәк. Әмма үз илендә спортчыларны күпсанлы ватандашларыбыз хуплый. Уфа сәнгать училищесы да Русия спортчыларына ярдәм йөзеннән флешмобка кушыла һәм әзерләнгән видеоролик бүләк итә", дип язып калдырганнар "Вконтакте" социаль челтәрендә һәм язма янына видеязма беркеткәннәр.
 
 

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас