Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия биатлончыларына алдагы стартларда уңышлар теләде.
– Без сезнең өчен бик нык җан атабыз! Башкортстанның барлык халкы исеменнән сезгә ярдәм сүзләрен җиткерәбез! - диде Радий Хәбиров. - Коронавирус чикләүләре һәм илнең бөтен җыелма командасына көчле прессинг шартларында безнең олимпиячеләрнең батырлыгына һәм түземлегенә сокланабыз.
Русия Биатлончылар берлеге президенты Виктор Майгуров Радий Хәбировка Башкортстанда биатлонны үстерү һәм олимпиячеләргә ярдәм күрсәткән өчен рәхмәт белдерде.
- Барлык спортчыларның кәефе яхшы! Без Русия һәм Башкортстанның ярдәмен тоябыз. Башкортстан биатлоны шәкерте Эдуард Латыйповның Русия җыелма командасы составында беренче бронза медале өчен бик шатбыз, - диде Виктор Майгуров. - Иртәгә егетләр спринтка чыга. Аннары яңа стартлар булачак. Олимпия медальләре өчен көрәшәчәкбез!
Эдуард Латыйпов та ныклы рухлы булуын күрсәтте.
- Без җиңү өчен иртәгәге спринтка әзер! - диде Эдуард Латыйпов.
Олимпия Пекины белән видеоэлемтә сеансы ахырында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфа «Биатлон» спорт-сәламәтләндерү комплексында Олимпия чемпионнары һәм тренерлар белән очрашу уздырырга тәкъдим итте һәм тагын бер кат Русия атлетларын сәламләде.
- Иртәгә дистәләгән һәм йөзләгән мең малай һәм кыз безнең спортчыларны карап горурланачак. Аннары спорт залларына һәм биатлон секцияләренә барачаклар. Ә киләчәктә чын һәм яхшы кешеләр булачак, - диде Радий Хәбиров. - Ышанам ки, бу сезгә Олимпия трассаларында өстәмә көч бирәчәк.
Фото: Башкортстан Башлыгы