Владимир Путин Юлия Ступак, Наталья Непряева, Татьяна Сопина һәм Вероника Степанованы Олимпиадада чаңгы узышлары буенча ярышларда җиңүләре белән котлады.
"Сезне чын триумф, Олимпия уеннарының алтын медале белән котлыйм. Ихтыяр көче, команда бердәмлеге, ахырга кадәр көрәшергә омтылу сезгә җитди һәм тәҗрибәле көндәшләрдән җиңүне тартып алырга, лидерлык сыйфатларын ышанычлы расларга ярдәм итте. Сез тренерларның, остазларның, җыелма команда буенча коллегаларыгызның һәм, әлбәттә, барлык Русия җанатарларының өметләрен акладыгыз", - диелә Кремль сайтында бастырылган телеграммада.