

“Безнең Эдуард Латыйпов янә Пекинда бронза медаль яулады, бу юлы эзәрлекләү ярышында! Көчле җил һәм катлаулы һава шартлары булуга карамастан, Эдуард искиткеч нәтиҗә күрсәтте һәм өченче килде. Бу - Русия тарихында әлеге дисциплинада беренче медаль. Русияне, безнең республиканы, Эдуардны, аның тренерын һәм барыбызны да котлыйм!”