

«Бу бик авыр ярыш булды! Бер ялгышу белән», — дип билгеләп үттеләр Олимпия комитетында.
Ярышларда Максим Цветков, Эдуард Латыйпов, Даниил Серохвостов һәм Александр Логинов катнашты.
«Гаиләмә, барлык туганнарга һәм якыннарга, безнең илгә рәхмәт! Сез иң яхшы җанатарлар, - диде ярыштан соң Эдуард Латыйпов. - Бүген һава торышы катлаулы, әмма мин төз атарга тырыштым. Функционал планында авыр ярыш — шуу бик начар, әмма мин бик шат!».
Шуны да әйтергә кирәк, Башкортстан вәкиле Эдуард Латыйпов ярышның соңгы секундларына кадәр артыннан куа килгән көндәшеннән бронза медальне "тартып" алды. Бу - зур көч, осталык, тырышлык нәтиҗәсе. Шулай ук, биатлонда "гонка преследования" төрендәге ярышларда Русиянең Олимпия уеннарында моңа кадәр медаль яулаганы булмаган.
Билгеле булуынча, Пекиндагы Олимпиадада 25 яшьлек Александр Большунов инде бер алтын һәм бер көмеш медаль яулады. Денис Спицов көмеш призер булды.
12 февральдә эстафетада Русия чаңгычылары Юлия Ступак, Наталья Непряева, Татьяна Сорина һәм Вероника Степанова алтын медаль яулады. Пекиндагы 2022 елгы Олимпиадада 16 спорт төрендә барлыгы 109 комплект медаль уйнатылачак.