+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
16 февраль 2022, 16:25

ЦУР: Республикада 13 мең физкультура һәм спорт объекты бар

Башкортстанның яңа спорт үзәкләрендә балалар да, өлкәннәр дә шөгыльләнә алачак.

ЦУР: Республикада 13 мең физкультура һәм спорт объекты барЦУР: Республикада 13 мең физкультура һәм спорт объекты бар
ЦУР: Республикада 13 мең физкультура һәм спорт объекты бар
Быел Башкортстанда зур спорт объектлары – Гимнастика үзәге һәм Футбол манежы ачылачак. Якындагы елларга планда — фехтование, спорт көрәше һәм ишкәкле слалом үзәкләре төзү. Безнең республикада барлыгы 13 мең физкультура һәм спорт объекты бар — бу күрсәткеч буенча без Русиядә иң алда барабыз.

Бу хакта бүген Республика белән идарә итү үзәгеннән БСТ телеканалының "Сәлам" программасында спорт министры Руслан Хәбибов сөйләде.

Агымдагы елда бөтен ил буенча федераль акчаларны җәлеп итеп төзелгән 145 спорт объекты файдалануга тапшырылачак. Федераль үзәк Башкортстанга зур ярдәм күрсәтә — соңгы ике елда республикада спорт объектлары төзелешенә 2 миллиард 700 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Башкортстанның яңа спорт үзәкләрендә балалар да, өлкәннәр дә шөгыльләнә алачак. Әлеге объектларны төзүне планлаштырганда республика Башлыгы Радий Хәбиров төбәк Спорт министрлыгына нәкъ менә шундый йөкләмә бирде.

Спорт инфраструктуралары төзелә икән, димәк, республика яңа Олимпия чемпионнары, булачак латыйповларны һәм елистратовларны үстерергә әзер. Эдуард Латыйпов, Семен Елистратов, тагын бер тапкыр сезне Олимпия бүләкләре белән котлыйбыз!

 
 
Фото: mirtesen.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас