Башкала аэропортында хатын-кызлар хоккеен яратучылар, Башкортстанның спорт министры Руслан Хәбибов һәм «Агыйдел» командасының спорт директоры Александр Семак хатын-кызлар хоккей командасының уенчылары Вероника Коржакова, Мария Печникова, Мария Сорокина, Ольга Сосина, Анна Шибанова, Мария Баталова, Полина Лучникованы каршы алдылар.
Республика спорт министры сүзләренә караганда, кызлар өчен бөтен Башкортстан җан аткан.
- Иң мөһиме - сез бүген әйләнеп кайттыгыз. Илнең Олимпия җыелма командасында республиканың мондый вәкиллеге беркайчан да булмады, - дип билгеләп үтте Руслан Хәбибов.
Александр Семак ассызыклаганча, "Агыйдел" кызлары батырлыклар кылмаса да, бу уеннарда алынган тәҗрибә алдагы ярышларда кирәк булачак.
Хоккейчылар аэропортта мондый очрашуны көтмәгәнлекләрен һәм җанатарларга аларның ярдәме өчен рәхмәт белдерде.
Фото: "Башинформ" агентлыгы