

Русия җыелма командасы хоккейчысы Михаил Григоренко уенның 8нче минутында исәпне ачты. Ләкин Русия хоккейчылары тарихта икенче тапкыр Олимпиада финалында җиңелде.
2:1 исәбе белән бездә - көмеш медаль! Ярар, монысы да алай ук начар нәтиҗә түгел, гел генә алтын димәгән, монысы өчен дә егетләребезгә зур рәхмәт! Аның каравы, АКШ та, хоккейның туган иле булган Канада да призерлар арасына керә алмады!
Русия җыелма командасы өчен бу - Олимпиаданың 32нче медале. Аның активында барлыгы алты алтын, 12 көмеш һәм 14 бронза.
Финнәр үзләре тарихында хоккей буенча беренче тапкыр Олимпия чемпионы булды.
Ир-егетләр хоккей турнирының бронза призеры булып кичә өченче урын өчен матчта Швецияне (4: 0) откан Словакия җыелма командасы булды.
Фото: tele-sport.ru