Дөнья күләмендәге спорт ярышлары шушы илнең башкаласы Пекинда 4 февральдән 20 февральгә кадәр үтте. Планетаның иң эре спорт чараларының берсендә 95 илдән 4 меңнән артык атлет катнашты. Алар спортның 7 төре буенча ярышты (аларга 15 төрле дисциплина кертелгән).
Йомгаклау көнендә Русия спортчылары чын мәгънәсендә ике алтын медаль өчен көрәште: чаңгыда һәм хоккейда. Кызганыч, хатын-кызларның чаңгы марафоны көндәшләребезнең өстенлегендә үтте. Ярышның иң ахырында Татьяна Сорина бик зур тизләнеш җыйды һәм җанатарларга бронзага өмет бүләк итте. Әмма дистанциянең соңгы метрларына көче җитмәде.
Хоккейда да барысы да без теләгәнчә булмады. Русия җыелма командасы җитез финнар белән матчта исәпне ачты, әмма 2:1 исәбе белән җиңелде. Безнең җыелма командага бары тик көмеш медаль белән канәгатьләнергә туры килде.
Нәтиҗәдә, Русия җыелма командасы 6 - 12 - 14 (алтын - көмеш - бронза) нисбәтендә 32 медаль яулады. Бу - бүләкләрнең гомум саны буенча икенче күрсәткеч. Норвегиядә генә күбрәк (37). Германия - өченче (27).
Әмма бу Олимпиадада Русия җыелма командасына алтын җитмәде. Русия спортчылары алтын медальләр саны буенча 9нчы урынны яулады. Алтын медальләр саны буенча беренчелек - Норвегиядә. Аларның 16 алтын, 8 көмеш һәм 13 бронза медале бар. Икече урында Германия һәм өченче урында Кытай.
Олимпиада әләме Италиянең Милан шәһәре вәкилләренә тапшырылды, анда чираттагы Бөтендөнья кышкы спорт уеннары 2026 елда үтәчәк.
Кәефне төшермибез, чөнки җиңелмичә җиңүләр дә булмый бит! Түземсезлек белән чираттагы, инде җәйге Олимпиаданы көтәбез! Ул 2024 елда Франция башкаласы Парижда булачак.
Фото: kommersant.ru