+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
21 февраль 2022, 13:10

Дөнья чемпионаты волонтеры буласың киләме?

21 февральдә Русиядә 2022 елда узачак волейбол буенча дөнья чемпионатының волонтерлар программасы старт ала.

Дөнья чемпионаты волонтеры буласың киләме?Дөнья чемпионаты волонтеры буласың киләме?
Дөнья чемпионаты волонтеры буласың киләме?
Ул 26 августтан 11 сентябрьгә кадәр Русиянең 10 шәһәрендә узачак. Бүгеннән Оештыру комитеты сайтында волонтер булу өчен заявка калдырырга һәм Русиянең заманча тарихында беренче тапкыр узачак төп спорт вакыйгасы волонтеры булырга мөмкин. Сайтка сылтама; volley2022.ru/volunteers.

Дөнья чемпионатында волонтер булу өчен инглиз телен белергә, укырга әзер булырга, командада эшли белергә һәм чемпионатны үткәрү чорында катнашу мөмкинлегенә ия булырга кирәк.

- Волонтерлар - теләсә нинди зур спорт чарасының җаны. Волейбол буенча дөнья чемпионатында волонтерлар турнирның 25нче командасы булачак. Волонтерларның төп миссиясе - ярышлар уздырганда дустанә һәм кунакчыл атмосфера булдыру. Русиядә волонтерлык хәрәкәтенең киңкүләм спорт чараларын оештыруда зур тәҗрибәсе бар. Волейбол буенча дөнья чемпионаты волонтерлары барлык кунакларга, җанатарларга һәм турнирда катнашучыларга ярдәм күрсәтергә әзер булачак, - диде Оештыру комитеты генеральный директоры Роман Станиславов.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас