+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
22 февраль 2022, 08:55

Камилә Вәлиеваны йөрәк рәвешендәге медальонлы муенса белән бүләкләделәр

Мондый бүләкне аңа кем ясаган?

Камилә Вәлиеваны йөрәк рәвешендәге медальонлы муенса белән бүләкләделәрКамилә Вәлиеваны йөрәк рәвешендәге медальонлы муенса белән бүләкләделәр
Камилә Вәлиеваны йөрәк рәвешендәге медальонлы муенса белән бүләкләделәр
Пекиннан кайткан Русия олимпиячеләрен “Шереметьево” аэропортында тантаналы каршы алдылар, ә аннары алар, автобусларга утырып, “ВТБ Арена”га юлланды, анда аларны меңләгән җанатарлар армиясе көтә иде, дип хәбәр итә “Спорт-КП”.

Русия флагы күтәрелеп, олимпиячеләр хөрмәтенә Русия гимны яңгыраганнан соң, Мәскәүдәге бәйрәм кичәсенең иң якты вакыйгаларының берсе — команда турнирында алтын медальләр яулаган Русия фигуристларын бүләкләү булды.

Сәхнәгә Камилә Вәлиева, Марк Кондратюк, Виктория Синицина, Никита Кацалапов, Анастасия Мишина һәм Александр Галләмов күтәрелделәр. Аларны Олимпия боҗралары белән охшаш булган йөрәкле муенса белән бүләкләделәр.

Бүләкләү тантанасында фигуралы шуу буенча Туриндагы Олимпия чемпионы Татьяна Навка, спорт гимнастикасы буенча дүрт тапкыр Олимпия чемпионы Алексей Немов, тимераякта шуу буенча 2006 елгы Олимпия чемпионы Светлана Журова, актриса Юлия Пересильд һәм Русия Тышкы эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Мария Захарова катнаштылар.

Моннан тыш, Пекинда өч алтын, көмеш һәм бронза медальләр яулаган Русия җыелма командасы лидеры Александр Большуновка тантаналы рәвештә "Чаңгы Короле" таҗын тапшырдылар.

 
Фото: innov.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас