

Коллегия утырышында Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов, спорт министры Руслан Хәбибов, Дәүләт думасы депутаты Рима Баталова катнашачаклар.
Утырыш барышында узган елда Башкортстан Спорт министрлыгы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2022 елга куелган бурычлар турында фикер алышу планлаштырыла. Шулай ук, республикада 2022 елда волейболның тармак елын гамәлгә ашыру турында «Урал» волейбол клубы президенты Валерий Багметов чыгыш ясаячак.
Өстәмә рәвештә Русия Олимпия комитеты проектларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре, Башкортстанда футболның хәзерге торышы һәм үсеш перспективалары каралачак. «Сәламәт буын - көчле төбәк» проектын һәм Уфа шәһәрендә даими рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүче гражданнар өлешен арттыруга юнәлдерелгән чараларны тормышка ашыруга йомгак ясау планлаштырыла.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте