Уфада 27 февральдә XXIV кышкы Олимпия уеннарында катнашучылар белән очрашу узачак. Олимпия уеннары нәтиҗәләре буенча Башкортстан спортчылары дүрт бронза медаль яулады. Русия җыелма командасына Башкортстанның 14 спортчысы керде, шул исәптән Олимпия резервы муниципаль спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Семен Елистратов.
Уфаны һәм республиканы, шулай ук, «Агыйдел» хатын-кызлар хоккей командасының җиде хоккейчысы, «Салават Юлаев»ның ике хоккейчысы - Александр Кадейкин, Шакир Мөхәммәдуллин, биатлончы Эдуард Латыйпов, ике бобслейчы Юлия Беломестных, Ростислав Гайтюкевич һәм бер скелетончы Александр Третьяков тәкъдим иттеләр.
Уфалылар һәм башкала кунаклары өчен масштаблы мәдәни һәм спорт-күңел ачу программасы көтелә, ул Олимпиада турында тамашачылар белән викторина, «Русиянең иң көчле кешесе» Эльбрус Нигъмәтуллиннан шоу, хоккейчылар, фигуристлар, шорт- трекчылар катнашлыгындагы «Боз баттлы» турнирын үз эченә алган.
Шулай ук барлык теләүчеләр өчен активлык зоналары эшләячәк. Чара ахырында XXIV кышкы Олимпия уеннарында катнашучылар һәм Олимпия призерлары белән автограф-сессия узачак.
Фото: "Башинформ" агентлыгы