+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
27 февраль 2022, 11:50

Александр Сидякин республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерде

“Бердәм Русия” партиясенең үзәк башкарма комитеты җитәкчесе, Биатлон һәм чаңгы узышлары федерациясенең попечительләр советы рәисе Александр Сидякин киңкүләм спортка һәм һөнәри спортка актив ярдәм күрсәткән өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.

Александр Сидякин республика җитәкчелегенә рәхмәт белдердеАлександр Сидякин республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерде
Александр Сидякин республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерде

"Бу җәһәттән безнең республика илнең әйдәп баручы төбәге булып тора, спортка карата шундый мөнәсәбәтнең булуы яхшы”, - диде Александр Сидякин.

Ул олимпиячеләргә хис-кичерешләре, җиңүләре өчен аерым рәхмәт белдерде, бөтен ил безнең җыелма команда өчен җан атуын билгеләп үтте.

“Бердәм Русия” партиясенең үзәк башкарма комитеты җитәкчесе Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка аның чаңгыга басарга һәм биатлон белән шөгыльләнергә вәгъдә итүе турында искә төшерде.

"Бу безнең республикада әлеге спорт төрләре популярлыгын тагын да күтәрер иде", - диде Александр Сидякин.

Радий Хәбиров, үз чиратында, үзенең вәгъдәсен хәтерләвен һәм аның инде танылган биатлончы Максим Чудов белән күнегүләр турында килешүе барлыгын әйтте.

Республика Башлыгы шулай ук Уфада биатлон буенча җәйге дөнья чемпионатын уздыру турындагы тәкъдимне дә хуплады.

Фото: "Башинформ"

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас