+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
27 февраль 2022, 08:06

Без сезнең белән горурланабыз!

Бүген Уфада “Уфа-Арена” алдындагы мәйданда Пекиндагы XXIV кышкы Олимпия уеннарында катнашучылар һәм призлы урыннар яулаучылар белән очрашу узды. 

Без сезнең белән горурланабыз!Без сезнең белән горурланабыз!
Без сезнең белән горурланабыз!
Яраткан спортчыларын күрер өчен бик күп тамашачы җыелган иде.

Мәгълүм булуынча, Башкортстаннан Русия җыелма командасына 14 кеше кергән иде: шорт-трекчы Семен Елистратов, биатлончы Эдуард Латыйпов, скелетончы Александр Третьяков һәм ике бобслейчы – Юлия Беломестных һәм Ростислав Гайтюкевич, “Агыйдел” командасыннан җиде хоккейчы – Вероника Коржакова, Мария Печникова, Мария Сорокина, Ольга Сосина, Анна Шибанова, Мария Баталова һәм Полина Лучникова, “Салават Юлаев” хоккей клубыннан Александр Кадейкин, Шакир Мөхәммәдуллин.

Мәйданда шәһәр халкы өчен масштаблы мәдәни һәм спорт программасы оештырылды, шулай ук, хоккейчылар һәм шорт-трекчылар катнашлыгында “Боз баттлы” узды. Баттлда катнашкан яшь спортчыларны олимпиячеләр медальләр белән бүләкләде.

- Хөрмәтле тамашачылар, спортчылар! Бүген Башкортстанда зур спорт бәйрәме! Бүген без Олимпия уеннарында Башкортстан, Русия данын яклаучыларны хөрмәтлибез. Башкортстан спорт төбәге булып калуын дәвам итә. Шулай ук, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров исеменнән барыгызга да сәламләү сүзләрен җиткерәм. Хөрмәтле спортчылар, без сезнең горурланабыз! Зур рәхмәт сезгә! Алга, Русия, алга, Башкортстан! - диде Башкортстанның спорт министры Руслан Хәбибов.

Фото: Айрат Нурмөхәмәтов.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас