+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Спорт
4 март 2022, 06:40

Илья Авербух серен чиште...

“Ледниковый период” тапшыруының хореографы бу хакта әле беркемгә дә сөйләмәгән булган.

Илья Авербух серен чиште...Илья Авербух серен чиште...
Илья Авербух серен чиште...
"Ледниковый период" тапшыруын сез дә яратып карыйсызмы? Ул Русиядә бик популяр тапшыру санала. Аның аудиториясе бик зур, шуңа күрә дә анда чыгыш ясаган һәр пар тамашачы сөюенә кытлык кичерми.


Спортта уңышларга ирешкән профессионалларның да яраткан дуэтлары бар икән. 2002 елдагы Олимпия уеннарының боздагы бию буенча көмеш призеры Илья Авербух беркемне дә үпкәләтергә теләмәгән, шуңа да әлегә кадәр үзенә ошаган парлар турында сөйләмәде. Ниһаять, бу тамашаның хуҗасы серне ачарга карар итте: ул проект башланганнан бирле тамашаларда катнашкан иң чагу, үзенең күңеленә иң якын булган өч парны билгеләде.


"Марат Бәшәров һәм Татьяна Навка, Роман Костомаров һәм Чулпан Хаматова, Егор Бероев һәм Екатерина Гордеева, дип уйлыйм. Бу өч парны барысы да хәтерли, барысы да белә һәм аларны яраталар. “Ледниковый период”ның уңышы шунда ки, биредә бернинди фонограмма да юк, биредә салынган хезмәтне кешеләр бәяли һәм аңлый”, – дип, хореографның сүзләрен китерә “Комсомольская правда” басмасы.

 
 
 
Фото: goodhouse.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас