

Ир-егетләр арасында 50 километр дистанциядә җиңүче дип Константин Главатских танылды, ә хатын-кызлар арасында Наталья Бабчина иң яхшысы булды. 30 километр дистанциядә Игорь Кобелев һәм Екатерина Окунева җиңү яуладылар.
Юниорлар арасында марафонда Уфа, Мишкә, Кушнаренко, Ярмәкәй, Миякә, шулай ук Балакатай районнарыннан 200 чаңгычы чыгыш ясады. Чарада катнашучы иң яшь кешегә - 2,5, иң өлкәненә 74 яшь иде.
Моннан тыш, ярыш кысаларында #Добраялыжня хәйрия акциясе узды, аның нәтиҗәләре буенча Башкортстан балаларына ярдәм фонды өчен 300 мең сумнан артык акча җыелды.
Фото: "Башинформ"