+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
10 март 2022, 05:29

Биатлонда иң көчлеләр җиңсен!

Уфада биатлон буенча Русия Кубогының йомгаклау этабы һәм чемпионаты узачак.

Биатлонда иң көчлеләр җиңсен!Биатлонда иң көчлеләр җиңсен!
Биатлонда иң көчлеләр җиңсен!
12-17 мартта Уфада биатлон буенча Русия Кубогының йомгаклау этабы һәм чемпионатында Русиянең 30 төбәгеннән һәм Беларусь Республикасыннан иң көчле биатлончылар катнашачак.

- Белоруссия спортчыларының Русия Кубогы һәм чемпионаты ярышларында катнашуы турындагы карар Белоруссия биатлон федерациясе рәисе Андриан Цыбульский белән үзара килешенде. Белоруссия биатлончыларының катнашуы, һичшиксез, Уфа һәм Төмәндә узачак ярышлар дәрәҗәсен арттырачак, - диде Русия биатлон берлеге президенты Виктор Майгуров.

Биредә Русиянең иң көчле спортчылары Александр Логинов, Эдуард Латыйпов, Максим Цветков, Антон Бабиков, Кәрим Хәлили, Кристина Резцова, Лариса Куклина һәм Русиянең һәм Беларусь Республикасының башка көчле биатлончылары катнашачак.

Фото: "Башинформ" агентлыгы

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас