

Качаганның хоккей буенча үз тренеры да бар. Зөфәр Хәсәнов 36 ел дәвамында хоккейчылар тәрбияли. Бу авылда әлеге уен төрен, ир-егетләр белән беррәттән, гүзәл затлар да үз иткән. Тәүге тапкыр хатын-кызлар арасында ярыш 2018 елда уздырылган. Күптән түгел бу ярышлар тагын үткәрелә башлаган. Бу юлы хатын-кызлар командасы хоккейны пима киеп уйный. Ярышта Качаган авылыннан яшьләр һәм өлкәннәр командалары белән Стәрлебаш районының Тәтер-Арыслан авылы командасы көч сынаша.
– Уен пима киеп узса да, тимераяк киеп уйнаудан бер дә калышмый. Хатын-кыз тормышта чәмле булган кебек, ярышта да чая, үткер. Беренче урынны Качаганның “Карчыга” командасы, икенчене – “Яшьлек”, өченче урынны Тәтер-Арыслан авылының “Арыслан” кызлары яулады. “Яшьлек” командасында ундүрт яшьтән егерме яшькәчә кызлар уйнаса, “Карчыга”да илле яшькә кадәр гүзәл затлар уйный. Тренерыбыз Зөфәр Хәсәновка рәхмәтлебез. Ул безнең белән бар күңелен санып шөгыльләнә, дәрт, чәм бирә, – ди “Карчыга” командасының капитаны Фәйрүзә Сөләйманова.
Спортны яраткан һәм үз иткән Фәйрүзә Сөләйманова Качаган авылы китапханәсендә эшли. Авыл халкы сәламәт тормыш рәвеше алып барсын өчен күп эшләр башкара. Шушы ният белән ул грант конкурсында да катнаша. Нәтиҗәдә, үткән елның августында Качаган авылы китапханәсе, “Хатын-кызлар хоккеена – булырга!” дигән проект белән Башкортстан Гражданлык җәмгыятенә ярдәм фондыннан республика Башлыгы грантына лаек була. Бу шатлыклы хәбәрне алуга качаганлылар эшкә тотына: иске хоккей тартмасын сүтәләр, яңа баганалар утырталар һәм өр-яңа тартма төзиләр. Берлектә финанслау исәбеннән 250 мең сум акча җәлеп ителә. Бу акчага спорт инвентаре, хоккейчыларның уен киемнәре, шулай ук, тимераяк, кәшәкә, китапханәгә проектор, экран, фотоаппарат, микрофон, күпфункцияле җайланма сатып алына.
Проектны тормышка ашыру быелгы хоккей сезонын ачудан башланды. Монда хоккейчылар командалары үзара ярыша. Уен нәтиҗәләре буенча һәркем Мактау грамоталары, призлар белән бүләкләнә.
Спортта үз казаныңда гына кайнау көткән нәтиҗәне бирми. Шуны истә тотып, күптән түгел Качаганның хатын-кызлар хоккей командасы Күгәрчендә үткәрелгән ярышларда катнашты. Районара ярышта Күгәрчен, Зилаер, Миякә районнарыннан хоккей командалары көч сынашты. Миякәлеләр монда да сынатмады: “Карчыга” командасы туган якларына чемпион булып кайтты.
Зөһрә ИСЛАМОВА.
Миякә районы.