Ярышларда Русиянең 18 төбәгеннән һәм Беларусьтан 180 биатлончы катнашачак.
- Башкортстанның 4 миллион халкы исеменнән биатлон буенча Русия чемпионатында һәм Кубогында катнашучыларны сәламлим. Беларусь Республикасы җыелма командасын аеруча яратып сәламлим. Алар - безнең туганнарыбыз, якыннарыбыз! Спорт легендаларын, Олимпия чемпионнарын, дөнья чемпионнарын, призерларны һәм, әлбәттә, тренерларны – бүген безнең белән булган барлык кешеләрне сәламлим.
Халыкара спорт оешмалары безнең күренекле спортчыларга ничек кенә авыр киртәләр куярга дип уйлаган арада, без монда, Уфада җыелырга булдык. Башкортстанга Русиянең һәм Беларусьның иң яхшы спортчылары килде. Һәм без монда чын-чынлап бәйрәм, иң яхшы спорт, тынычлык һәм игелеклелек идеаллары атнасы булдырырга тырышырбыз.
Барлык катнашучыларга да гадел көрәш һәм искиткеч җиңүләр телим! Без сезнең белән горурланабыз һәм сокланабыз! Уңышлар сезгә! - диде Радий Хәбиров.
Русия Биатлончылар берлеге президенты, ике тапкыр Олимпия уеннары призеры Виктор Майгуров Уфада спорт ярышларының югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтте.
- Пекинда узган Олимпиада тамашачыларсыз диярлек булды. Һәм Башкортстан - асылда, коронавирус белән көрәш чорында традицияләрне тергезә һәм җанатарлар өчен ачыла торган беренче төбәк, - диде Виктор Майгуров. - Ярышлар барган көннәрдә тамашачылар ачылу тантанасыннан да ким булмас дип ышанам. Башкортстанның барлык халкын - бик шәп биатлон сезоны, ә республика спортчыларын Олимпия медальләре, биатлон буенча Европа чемпионаты бүләкләре белән чын күңелдән котлыйм. Соңгы елларда Уфа биатлон комплексы инфраструктурасы сизелерлек яхшыруын күрәбез, анда спортчылар өчен уңайлы шартлар тудырылган.
Русиянең атказанган спорт мастеры, Паралимпия уеннарының ике тапкыр бронза призеры Александр Давидович Русия чемпионатын оештыручыларга мондый спорт бәйрәме өчен рәхмәт белдерде һәм барлык катнашучыларга биатлон трассаларында уңышлар теләде.
Фото: Башкортстан Башлыгы сайтыннан.