Әлеге чара соңгы елларда күркәм йолага әверелеп, спортның иң популяр һәм күмәк төрләренең берсен яратучыларны берләштерә. Олыкүл авылында узган ярышка да күпләр гаиләләре белән килде. Ярышта катнашырга теләүчеләр генә түгел, җанатарлар да күп кенә җыелды. Биредә бу спорт төренең популяр булуы төрле яшьтәге чаңгычыларга күз салу белән аңлашыла. Әйе, мәктәп укучылары физик культура дәресләрендә даими шөгыльләнеп, ярышта чыгыш ясарга җитди әзерләнеп килгән. Алар шактый күмәк булгач, ярышның судьясы – урындагы мәктәпнең физкультура укытучысы Александр Константинов аларны өч категориягә бүлеп ярыштырырга карар итте.
Мәктәп укучыларына ияреп, әлегә балалар бакчасына йөрүче алты яшьлек Арсен Фәйзуллинның да спортның бу төре белән ныклап шөгыльләнүе күренеп тора. Монда физкультура укытучысы булып эшләүче әтисенең дә йогынтысы сизелә. Һәрхәлдә, дистанцияне ул бик яхшы үтте һәм өченче нәтиҗә күрсәтте. Әйткәндәй, “Иң яшь чаңгычылар” категориясендә призлы урыннар алучы 1нче сыйныф укучылары Максим Федоров һәм Талмаз Янгировта да чаңгы спортына сөюне әтиләре уяткан. Аларны чаңгы юлында еш кына бергә очратырга мөмкин. Бүгенге спорт бәйрәмендә дә нәкъ шулай булды. Авылның хатын-кызлары да кышны чаңгысыз үткәрми. Рита Гыймранова финишка беренче булып килде. Икенче һәм өченче урыннарга лаек булган “көмеш яшьтәге” апалар Валентина Герасимова һәм Лилия Садыкова да кичләрен мәктәп стадионында да, әлеге чаңгы трассасына килеп тә чаңгыда шуып, сәламәтлекләрен ныгыта.
Ә ир-егетләр билгеләнгән дистанцияне күз ачып йомганчы үтте кебек тоелды. Моңа гаҗәпләнәсе дә юк: беренче урынга лаек булучы Александр Константинов – физкультура укытучысы, икенче булып килгән Вадим Шакирҗанов мәктәп елларында да спорт белән актив шөгыльләнгән. Өченче урынга лаек булучы Динар Гатиятуллин да бик актив кеше. Әйткәндәй, ярышта катнашучыларга ул бүләкләр дә таратты.
Ярышта катнашучыларны дәртләндереп, аларга көч биреп торучылар да күп булды. Шулай, “Стройбытсервис” җәмгыяте җитәкчесе Равель Кыямов бу юлы үзе ярышта катнашмаса да, авылдашларын дәртләндереп чаңгы юлын ничә әйләнгәндер?! Ә Насыйбуллиннар гаиләсендәге 5 яшьлек Самира һәм 2 яшьлек Сафияга сокланмаган кеше калмагандыр. Әйткәндәй, Сафияга чаңгыны әти-әнисе бер яшенә бүләк иткәннәр. Бүген ул аларда ышанычлы хәрәкәт итә. Димәк, Олыкүлдә узган спорт ярышларында катнашучылар саны елдан-ел артачак кына.
Авыл биләмәсе башлыгы Азат Әхмәтҗанов та “Чаңгы юлы”нда җиңүчеләрне бүләкләгәндә шундый теләк-тәкъдимнәрен җиткерде. Медальләр барлык катнашучыларга эләкмәсә дә, чаңгыга баскан һәркемне җиңүче дип кыю әйтергә була. Чөнки кышкы спорт һәм ихлас аралашу җыелучыларның барысының да ихтыяр көчен ныгытты, кыюлык өстәде һәм алдагы җиңүләргә зур этәргеч бирде.