+18 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
22 март 2022, 09:47

Батырның якташлары чаңгыда узышты

Илеш районында ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәевның 100 еллыгына багышланган ярышлар үтте.

Батырның якташлары чаңгыда узышты
Батырның якташлары чаңгыда узышты
Илеш районы үзәге Югары Яркәй авылында район хакимияте башлыгы призына якташыбыз, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәевның тууына 100 ел тулуга багышланган чаңгы ярышында районның оешма-предприятиеләре, учреждениеләре, мәктәп укучылары, авыл биләмәләре үзара көч сынашты, бирегә күпләр гаиләләре белән килде.

Әлеге ярышларның максаты – өлкәннәрне дә, яшьләрне дә даими рәвештә чаңгы спорты белән шөгыльләнүгә җәлеп итү һәм халык арасында физкультура һәм сәламәт тормыш алып баруны пропагандалау, хәрби-патриотик хисләр тәрбияләү.
Ярыш башланыр алдыннан җыелучыларны район хакимияте башлыгы урынбасары Рамил Хәертдинов сәламләде һәм изге теләкләрен җиткерде. Спорт бәйрәмендә катнашучыларга район Мәдәният сарае хезмәт­кәрләре җыр-бүләкләрен юлласа, 1нче һәм 2нче балалар-үсмерләр спорт мәктәпләре хезмәткәрләре гаилә уеннары оештырды.
Җиңүчеләргә һәм призерларга медальләр, грамоталар һәм истәлекле бүләкләрне район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин тапшырды. Авыл билә­мәләре буенча ир-егетләр арасында Артем Сәхибгәрәев (Игмәт авыл биләмәсе) – беренче, Динар Шәрипов (Карабаш) – икенче, Мөбәрәк Куртляев (Карабаш) өченче урын яуладылар. Хатын-кызлар арасында Татьяна Мөхәммәтдинова (Карабаш) – беренче, Оксана Тимербаева (Базытамак) – икенче, Эльза Латыйпова (Рсай) өченче урынга лаек булдылар.
Предприятиеләр һәм оешмалар буенча ир-егетләрдән: Фәнзил Яһүдин (Югары Яркәй, 1нче гимназия) – беренче, Венер Гыйльданов (“Дорожник” җәм­гыяте) – икенче, Ингил Хәби­ров (“Башнефть” җәмгыяте) – өчен­че, хатын-кызлардан: Чулпан Исламова (1нче гимназия) – беренче, Ләйсән Нәби­уллина (Югары Яр­кәй, 6нчы балалар бакчасы) – икенче, Гөлшат Закирова (2нче балалар бакчасы) өченче урыннарга лаек булдылар.

Лира ГӘРӘЕВА.
Илеш районы.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: