+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
23 март 2022, 10:40

Бу юлы команда капитаннары кемнәр?

Фигуралы шуу буенча Беренче канал Кубогына ярышлар 25 мартта башлана.

Бу юлы команда капитаннары кемнәр?Бу юлы команда капитаннары кемнәр?
Бу юлы команда капитаннары кемнәр?
Олимпия чемпионнары Анна Щербакова һәм Марк Кондратюк фигуралы шуу буенча Беренче канал Кубогында командалар капитаннары булачак, дип хәбәр иттеләр телеканал эфирында.

Ярышлар 25-27 мартта Саранскида узачак. Турнирда ике команда: “Кызыл машина” һәм “Беренчеләр вакыты" катнашачак. Чыгышлар барлыгы дүрт номинациядә уза: хатын-кызлар һәм ир-егетләр арасында ялгыз шуу, парлы шуу һәм бозда бию. Чагу ярышлар күрсәтмә чыгышлар белән тәмамланачак.

Команда капитаны итеп сайланган Анна Щербакова — ялгыз шууда Пекиндагы Олимпия уеннары чемпионы, Марк Кондратюк фигуралы шуу буенча команда ярышларында җиңү яулады.

Белүебезчә, бүген Монпельдә (Франция) дөнья чемпионаты башланды. Украинадагы вакыйгалар фонында Халыкара тимераякта узышучылар берлеге (ISU) чемпионатта катнашучылар арасыннан Русия һәм Беларусь фигуристларын төшереп калдырды.

 
Фото: infosmi.net

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас