+18 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
26 март 2022, 21:20

Эшли дә, ял да итә беләләр!

Чакмагыш районында “Аек авыл” проекты уңышлы гамәлгә ашырыла.

Эшли дә, ял да итә беләләр!
Эшли дә, ял да итә беләләр!
Тозлыкуш авыл биләмәсенә караган Каразирек авылында “Аек авыл” проекты чикләрендә чираттагы чара – туплы хоккей буенча хатын-кызлар арасында биләмәара беренчелек үтте. “Победа” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозы (идарә рәисе Рәсүл Фәйрүзов) һәм крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Вадим Әхмәтов башлангычында авыл халкы көче белән тергезелгән урта мәктәпнең спорт залы янында берлектә төзелгән хоккей мәйданчыгында үткән шушы чираттагы чара башланыр алдыннан мәдәният йортында матур тамаша оештырылды.

Бәйрәм хөрмәтенә биредә оештырылган тамашада муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Ямалиев, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары Вадим Соколов һәм Ирек Усманов, Бөтендөнья башкортлары корылтае (конгрессы) башкарма комитеты әгъзасы, Башкортстанның халык артисты Миндегафур Зәйнетдинов, “Победа” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозы идарәсе рәисе Рәсүл Фәйрүзов, “Алга” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозы идарәсе рәисе Фәнис Маннанов, крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Вадим Әхмәтов, Тозлыкуш авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Рамил Вәлиәхмәтов белән Дүртөйле районының Тайморза авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Урал Әһәдуллин, мәдәният һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
Иң тәүдә китапханәче Дилә Галиева Каразирек авылы тарихына кыскача байкау ясады, биредәге тырыш, эшсөяр һәм талантлы кешеләрне мактап телгә алды. Чараны алып баручылар Розалия Гафарова белән Рәфидә Әхмәтова фойеда тәкъдим ителгән кул эшләре күргәзмәсе, музей экспонатлары белән таныштырдылар. Шушы көннәрдә генә бергә гомер кичерүләренә 50 ел тулуны – алтын туйларын билгеләп үтүче хөрмәтле парлар Рәзилә Рәшит кызы белән Мәних Шәрип улы Котлыевлар түргә чакырылды. Кунакларның һәркайсы юбилярларга һәм җыелучыларга иң ихлас котлау сүзләрен җиткерде, изге теләкләр белән истәлекле бүләкләр тапшырды. Ә виртуоз кубызчы, башкала кунагы Миндегафур Зәйнетдинов исә шушы борынгы халык уен коралында матур көйләрдән тезмә яңгыратты.
Кул эшләре күргәзмәләре белән танышканнан соң аэробика белән шөгыльләнүче хатын-кызларның матур чыгышы соклану тудырды, ахырда күмәкләшеп фоторәсемгә төшү оештырылды.
Матур кояшлы көндә боз мәйданчыгында гүзәл затлар туплы хоккей ярышында көч сынашты. Аның үзенчәлеге шул булды – хоккей таягы урынына... саплы себеркеләр кулланып ярыштылар.
Иң тәүдә Тозлыкуш һәм Каразирек авыллары хатын-кызлары бозга чыкты. Киеренке ярышта соңгы минуткача исәп тигез барды: 3:3. Санаулы секундлар калганда гына каразиреклеләр көндәшләре капкасына тагын бер гол кертүгә иреште.
Ул арада хуш ис бөркеп ачык һавада тәмле пылау пешеп өлгерде. Уенчылар да, тамашачылар да сыйланып самавыр чәеннән авыз иткән арада, спорт залында укучы балалар волейбол буенча көч сынашты.
Тәнәфестән соң тозлыкушлылар Тайморза авылы вәкилләре белән алышты. Бу юлы да уен тигез барды һәм җиңүче буллитлар вакытында гына ачыкланды. Тайморзалылар бер тупны артыграк кертеп, җиңүгә иреште. Тозлыкушлылар өченче урынга лаек булды.
Хәлиткеч уен алдыннан боз мәйданчыгында урындагы талантлар чыгышы белән хозурланып көч туплаган командалар арасындагы бәйгедә каразиреклеләр беренче минутлардан ук инициативаны кулдан ычкындырмады һәм ярыйсы ук зур исәп белән көндәшләре тайморзалылардан өстен чыкты.
Бәйге йомгаклары буенча һәр өч команда да оештыручылар – “Победа” кооператив-колхозыннан, крестьян-фермер Вадим Әхмәтовтан, Тозлыкуш авыл биләмәсе хакимиятеннән медальләр, истәлекле бүләкләр, тере чәчәкләр белән бүләкләнде. Шулай ук иң яхшы уенчы, һөҗүм итүче һәм капкачы аерым бүләкләргә лаек булды. Җиңүче кубогын Бөтендөнья башкортлары корылтае башкарма комитеты әгъзасы Миндегафур Зәйнетдинов тапшырды.
Күркәм чара район мәдәният йортында чәй табыны артында дәвам итте. Милли аш-су белән бергә Розалия һәм Радик Гафаровлар, Тайморза авылы үзешчәннәре җырлары һәм Миндегафур Зәйнетдиновның кубызда уйнавы рухи азык булды. Мондый бердәм күркәм чараларны арытаба да дәвам итәргә килешеп, бай тәэссоратлар белән таралышканда һәммәсе дә бәйгене оештыручыларга ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Фәнис Әмирханов.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: