"Бу видеоны карагыз әле. Анда - Уфадан 13 яшьлек Артур Икъсанов дзюдода бер егетне үзе аша атып бәрә һәм бу алым аңа 15 яшькә кадәрге спортчылар арасында дзюдо буенча Русия беренчелегендә чемпион титулын яуларга мөмкинлек бирде. Ярышлар 25-27 мартта Суздальда узды.
Бу Башкортстан дзюдо мәктәбенең узган беренчелектә бердәнбер алтыны түгел. Тагын бер югары пробага ия булдык: икенче авырлык категориясендә җиденче сыйныф укучысы Вадим Галиуллин җиңүче булды.
Балаларны һәм аларның тренерларын җиңүләре белән котлыйм! Алга, Башкортстан!" - дип язган республика җитәкчесе.