-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
1 апрель 2022, 13:53

"Спорт белән республикада һәр кеше шөгыльләнә алсын!.."

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Интернет челтәрендә спорт объектларына багышланган пост бастырган.

"Спорт белән республикада һәр кеше шөгыльләнә алсын!.."
"Спорт белән республикада һәр кеше шөгыльләнә алсын!.."
"Без спорт белән республикада яшәүче һәр кеше шөгыльләнә алсын өчен тырышабыз. Балалар дәресләрдән соң үзләренә ошаган нәрсәләр белән шөгыльләнә алачак. Өлкәннәр үзләренең көнкүреш проблемаларыннан читләшә алсын өчен спорт объектлары төзибез. Спорт барыбыз өчен дә тормыш нормасына әйләнсен иде.

Борайдагы яңа ФОКта көрәш һәм башка спорт төрләре белән шөгыльләнү өчен универсаль спорт залы, тренажерлар белән күнегүләр өчен зал, душ белән киенү-чишенү бүлмәләре планлаштырылган иде. Биредә массаж кабинеты да булдырачакбыз. Резина өслекле ачык мәйданчык та булачак.

Борайда физкультура-сәламәтләндерү комплексын агымдагы ел ахырына файдалануга тапшырырга планлаштырабыз. Һәм, һичшиксез, бөтен республика буенча ФОКлар төзүне дәвам итәчәкбез, эшне туктатмыйбыз. Бу - безнең сәламәтлек һәм киләчәк", - дип язган ул.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: