+23 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
8 апрель 2022, 15:13

Спорт һәркемнең якын дустына әверелсен!

Рима Баталованың "Молодость нации" VIII иҗтимагый премиясе яшьләрне спортка җәлеп итүгә зур өлеш кертә.

Спорт һәркемнең якын дустына әверелсен!
Спорт һәркемнең якын дустына әверелсен!

Бүген Уфаның "Торатау" Конгресс-холлында «Беҙ бергә. Спорт» - «Мы вместе. Спорт" баш астында "түгәрәк өстәл" утырышы узды. Анда Русия һәм Башкортстанның спорт җәмәгатьчелеге, Русия Дәүләт думасы депутатлары һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
- Бүген безнең өчен мөһим көн. Биредә почетлы кунаклар. Без зур спорт һәм мәдәни чараларны көтеп алабыз. Ул безне бер урынга җыя. Чарада катнашучыларны республика Башлыгы Радий Хәбиров исеменнән сәламлим һәм уңышлар телим. Без биредә барлык проблемаларны хәл итәрбез.
Бүген Башкортстанда спортка зур игътибар бирелә. Хөкүмәт моңа кагылышлы мәсьәләләрне актив хәл итә. Иң мөһиме - спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудырабыз. 2024 елга республикада яшәүчеләрнең - 55, 2030 елга 70 проценты спорт белән шөгыльләнергә тиеш. Бу бурынчы ил Президенты Владимир Путин билгеләде.
Бездә бүген дистәләрчә спорт объекты төзелә. Без һәркемгә, һәр башлангычка ачык, - диде республиканың спорт министры Руслан Хәбибов.

- Кунакларны спорт шәһәре Уфада сәламлим. Сез - минем якын дусларым. Бүгенге авыр тормышта һәркемнең үз эше бардыр. Әмма "Без бергә. Спорт" безне берләштерә.
Премияләрне спортчылар бик көтә. Пандемия вакытында бер ел бүләкли алмадык. Әмма соңрак барыбер аларны билгеләдек.
Һәр елны комиссия иң яхшыларны сайлый. Быел 150 заявка булды. Алар арасыннан иң яхшыларны сайлап алу кыен. Әмма спорт тырышларны исәпкә алырга тиеш.
Республика командасы белән эшләү җиңел. Чөнки безнең җитәкче - спорт кешесе. Безнең спортчылар илнең һәм дөньяның төрле почмакларыннан медальләр алып кайтуын дәвам итсен, - диде Русия Дәүләт думасы депутаты, 13 тапкыр Паралимпия уеннары чемпионы Рима Баталова.
- Башкортстан - Паралимпия югарылыгын ачучыларның берсе. Биредәге спортчылар да бик көчле. Токиода үткән Паралимпия уеннарында Башкортстан спортчылары 12 медаль яулады, шуның 5се - алтын иде. Бу - илдә иң зур күрсәткечләрнең берсе. Спортны шундый дәрәҗәдә тоткан өчен республика Башлыгы Радий Хәбировка, спорт министры Руслан Хәбибовка рәхмәт әйтәсем килә. Рима Баталова озак еллар бу милли премияне гамәлгә ашыра. Рәхмәт аңа. Без, чыннан да бергә, - диде "Сукырлар спорты федерациясе" гомумрусия иҗтимагый физкультура-спорт оешмасы президенты Лидия Абрамова.
Чарада республикада волейбол буенча тур башланды. Бүген республикада 75 мең кеше бу спорт төре белән шөгыльләнә. Бу җәһәттән балалар да актив. Әлеге башлангыч балалар арасында спортны үстерүгә басым ясаячагы билгеләнде.
Утырышта катнашучылар республикада, чыннан да, спортка зур игътибар бирелүен ассызыклады. Киләчәктә дә Башкортстан спортчыларына уңышлар теләде.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: