+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
14 апрель 2022, 12:59

Иң бай спортчының акчасы күпме?

Йөз мең, биш йөз, миллион? Доллар...

Иң бай спортчының акчасы күпме?
Иң бай спортчының акчасы күпме?

Узган сезон нәтиҗәләре буенча бу спорт төре белән шөгыльләнүче кызлар арасында иң күп акча эшләүче - Камилә Вәлиева дип билгеләнә.

Мондый нәтиҗә спортчыларның приз акчаларын санаганнан соң билгеле булды. Камилә Вәлиева 111,3 мең доллар акча эшләгән. Бу суммага призлы урыннарга бирелгән акчалар гына керде. Әле монда Олимпиадада чыгыш ясавы исәпләнмәгән.

Икенче урында – 102,9 мең доллар акча эшләгән Анна Щербакова. Өченче урында – 61,2 мең доллар белән Александра Трусова. Бишлеккә шулай ук Елизавета Туктамышева (26 мең доллар) һәм Алена Косторная (22 мең доллар) кергән.

Гран-при этапларында фигуралы шуучылар беренче урын өчен – 18 мең, икенче урында – 13 мең, өченчедә 9 мең доллар алган. Февраль аенда узган Олимпиадада Вәлиева команда турнирында җиңгән өчен - 4, «алтын» өчен Щербакова - 4, «көмеш» өчен Трусова 2,5 миллион сум алды.

Кеше акчасын исәпләүдән дә ямьсез шөгыль юк, әлбәттә. Без моны кызлар өчен шатлыктан гына барлап чыгасы иттек. Шатланганнан гына...

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: