+26 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
15 апрель 2022, 22:43

Чын батырлык үрнәге!

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров паралимпияче Александр Давидовичка спорттагы казанышлары өчен рәхмәт белдерде.

Чын батырлык үрнәге!
Чын батырлык үрнәге!

Бүген Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров атказанган спорт мастеры, 2014 елда Сочида узган Паралимпия уеннарының бронза призеры, терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган спортчылар арасында чаңгы ярышлары һәм биатлон буенча күп тапкырлар Русия чемпионы Александр Давидович һәм аның тренеры Салават Гомәров белән очрашты.

2012 елдан башлап чаңгычы Русия җыелма командасы өчен чыгыш ясый һәм Башкортстанның Паралимпия резервы адаптив мәктәбендә шөгыльләнә. 2022 елның мартында узган "Паралимпиячеләрнең кышкы уеннары. Без бергә. Спорт" Бөтенрусия ачык ярышларында Александр Давидович өч тапкыр призер булды.

– Сез - чын батыр кеше үрнәге, һәм без сезнең белән горурланабыз, - дип ассызыклады очрашуда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров. - Бу ел безнең спортчылар өчен уңышлы булды. Пекиндагы кышкы Олимпия уеннарында Семен Елистратов һәм Эдуард Латыйпов бик яхшы чыгыш ясадылар. Без аларның уңышлары белән горурланабыз. Башкортстан паралимпиячеләре Русия җыелма командасының нигезен тәшкил итә, моның өчен аларга зур рәхмәт. Без спортчыларны әзерләүгә бик җитди карыйбыз. Алга таба да шартлар тудыруны дәвам итәчәкбез һәм иң югары дәрәҗәдәге ярышлар уздырачакбыз. Паралимпиячеләрнең кышкы уеннары - ул безнең илнең кайбер чит илләр сәясәтенә үзенчәлекле җавабы. Белгәнегезчә, без республикада халыкара гроссмейстерларны чакырып, шашкачылар арасында зур халыкара турнир үткәрү турында карар кабул иттек.

Александр Давидович, үз чиратында, спорт карьерасын төгәлләргә җыенмавын, күнекмәләрне дәвам итүен һәм ярышларга, шул исәптән 2024 елга планлаштырылган Паралимпия уеннарына әзерләнүен билгеләп үтте.

- Яхшы форманы саклау өчен барлык ярышларда да катнашырга кирәк. Сезгә, Радий Фәритович, республикага даими ярдәмегез өчен зур рәхмәтемне җиткерәм, – диде Александр Давидович. - Без үз ягыбыздан Башкортстанны таныту өчен кулдан килгәннең барысын да эшләячәкбез. Биредә спорт актив үсеш ала, яңа объектлар төзиләр, тренерларга ярдәм итәләр. Балалар бүген үзләренең яраткан дисциплиналары белән шөгыльләнә ала. Спорт карьерасы тәмамланганнан соң, минем шулай ук тренерлык эшенә барасым һәм үз тәҗрибәмне балаларга тапшырасым килә.

Очрашу ахырында Радий Хәбиров Александр Давидовичны Башкортстанның Мактау грамотасы белән бүләкләде һәм акчалата сертификат тапшырды. Спортчының тренеры Салават Гомәров республика Башлыгының Рәхмәт хатына лаек булды һәм шулай ук акчалата сертификат алды.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: