+23 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
15 апрель 2022, 13:10

Спорт сәясәте белән сәяси спорт бер түгел!

Соңгы елларда боларның икесе дә илгә басым ясау коралына әверелде. Күптән түгел Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе урынбасары, шашка буенча җиде тапкыр дөнья чемпионы Тамара Тансыккуҗина дөнья рейтингыннан төшереп калдырылды.

Парламент Рәисе Константин Толкачев әлеге хәлгә бәйле җәнҗалга аңлатма бирде.

“Бу хәлгә бик нык ачуым килде, — диде ул. — Асылда, дөнья спорты Бөтендөнья шашка федерациясе җитәкчелегенең спортныкыча булмаган тәртибе белән дискредитацияләнде. Бу вакыйга сәясәтнең спортта да үз кагыйдәләрен көчләп тагуы турында тагын бер кат сөйли. Мондый хәлләр элек тә булгалады. Әле узган ел ук, Тамара Тансыккуҗина Польша спортчысы белән дөнья чемпионы исеме өчен көрәшкәндә, шашкалар федерациясе президенты Яцек Павлицки, бөтен кагыйдәләрне бозып, Русия спортчысы өстәленнән флагны алып ташлап, бөтен дөньяга танылган иде. Әмма ул чемпионыбызны әхлакый яктан сындыра алмады: матчта Русия җиңү яулады. Хәзер шул ук кеше безнең Тамараны шашка дөньясыннан сызып ташларга омтыла...

Шашкалар буенча дөнья чемпионнары исемлегенә карасак, күбесенең Русия шашка мәктәбе вәкилләре булуын күрергә мөмкин, алар ниндидер сәбәпләр аркасына төрле илләр өчен чыгыш ясарга мәҗбүр. Шуңа күрә безнең казанышлардан паразитларча файдаланучы Польша спорт түрәләренең безгә үз шартларын көчләп тагуы аңлашылмый. Игълан ителгән санкцияләргә бәйле рәвештә, альтернатив спорт хәрәкәте булдыру турында күп сөйләнелә, анда сәяси бәхәсләргә урын булмаячак. Әлегә сүзләрдән эшкә күчәргә һәм нәкъ менә шашкалардан башларга мөмкин.

Безнең мәктәп көчле, балалар яшеннән башлап, ветераннарыбызга кадәр иң яхшы спортчыларыбыз бар. Гомумән, Русиядә шашка уйный алмаган бер генә кеше дә юктыр, мөгаен. Бу бик гади һәм шул ук вакытта гаять катлаулы уен. Башка илләр күп нәрсәдә безнең белән тиңләшергә омтыла. Бездә альтернатив халыкара шашка федерациясен булдыру өчен бөтен шартлар да бар. Мисал артыннан ерак барасы юк. Үз вакытында шахмат шулай ук бу бүленеш аша узды. Безнең ярышларга дөньяның күпчелек өлеше вәкилләре бик теләп килер, ә Польша башлыгында калган берничә ил “водокачка беренчелеге” дәрәҗәсендәге икенче дәрәҗә ярышларны үткәрер дип ышанам”.

Спорт сәясәте белән сәяси спорт бер түгел!
Спорт сәясәте белән сәяси спорт бер түгел!
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: