-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
27 апрель 2022, 14:10

Владимир Путин яңа спорт ярышлары оештырырга кушты

Гамәлдән чыгарылган халыкара турнирларны компенсацияләү һәм спортчыларның активлыгын саклап калу өчен Русиядә яңа ярышлар булдырырга һәм аларга чит ил атлетларын, клубларны, командаларны җәлеп итәргә кирәк. Бу хакта 26 апрельдә Физкультура һәм спортны үстерү советы утырышында Русия Президенты Владимир Путин белдерде.

Владимир Путин яңа спорт ярышлары оештырырга кушты
Владимир Путин яңа спорт ярышлары оештырырга кушты

Президент сүзләренчә, зур басым аркасында Русия Олимпия җыелма командасы Спортны үстерү стратегиясе буенча планлаштырылганга караганда түбәнрәк урын алды.

«Хәзер без тантаналы чарада түгел, ә киңәшмәдә һәм бөтен эшкә объектив бәя бирергә тиешбез. Бу уңайдан шуны да билгеләп үтәсем килә, гомум команда исәбендә нәтиҗә Спортны үстерү стратегиясендә планлаштырылганга караганда түбәнрәк», - диде Владимир Путин.

Бу шартларда спортчылар ярыш активлыгын югалтмасын өчен Русиядә яңа ярышлар - күп этаплы, ачык һәм төрле караштан җәлеп итүчән турнирлар әзерләргә кирәк.

Яңа ярышлар исемлеген әзерләү белән Русия Хөкүмәте шөгыльләнәчәк, шулай ук ул яңа һәм булган ярышлар өчен финанслау күләмен билгеләячәк.

Фото: kremlin.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: