+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
5 Май 2022, 09:30

Иртәгә Уфада эстафета узачак

6 майда Башкортстан башкаласында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган 73нче җиңел атлетика эстафетасы узачак.

Иртәгә Уфада эстафета узачакИртәгә Уфада эстафета узачак
Иртәгә Уфада эстафета узачак

Бу - шәһәр хакимияте һәм "Молодежная газета" призларына ярышлар.

Күләмле чарада Уфаның барлык мәктәпләре, техникумнары, колледжлары һәм югары уку йортлары катнашачак. Үз дистанциясен бөтенләй яшь атлетлар да, спорт ветераннары да уза алачак.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, быел йөгереш бик актуаль булачак, чөнки 77 ел элек халкыбыз фашизмны җиңде.

Эстафета кысаларында беренче тапкыр лазертаг элементлары белән хәрби-тактик уен узачак, дип хәбәр итә Уфа мэриясе.

Фото: "Молодежная газета".

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас