+23 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
13 Май 2022, 20:40

Русия Кубогы — Башкортстан спортчысында!

Башкортстан кызы Алсу Минәҗева 256 спортчы арасында иң яхшысы булды.

Русия Кубогы — Башкортстан спортчысында!
Русия Кубогы — Башкортстан спортчысында!
Башкортстан спортчысы Алсу Минәҗева Түбән Новгород өлкәсенең Окуловка шәһәрендә ишкәкле слалом буенча Русия Кубогының шәхси ярышларында 1нче урынны яулады. Бүген бу шатлыклы хәбәрне республика Башлыгы Радий Хәбиров җиткерде.

“Безнең Алсу Минәҗева ишкәкле слалом буенча Русия Кубогының шәхси ярышларында К1 (каяк) һәм С1 (каноэ) классларында 1нче урынны алды һәм Русия Кубогы иясе булды. Башкортстан спортчысы илнең 20дән артык төбәгеннән 256 спортчы арасында иң яхшысы булды.

Алсу беренче тапкыр ярышны берьюлы ике класста җиңеп чыкты. Безнең спортчыларның һөнәри яктан үсүе һәм яңа җиңүләргә ирешүләре бик шатлыклы күренеш, алар йөзләгән малай һәм кызга сәламәт тормыш үрнәге күрсәтә.

Безнең мәктәпнең тагын бер тәрбияләнүчесе Дарья Шәйдурова 24 яшькә кадәрге Русия беренчелегендә 1нче урынны алды.
Алсуны, Дарьяны һәм аларның тренерларын лаеклы җиңүләре белән котлыйм!

P. S. Уфадагы ишкәкле слалом үзәгенә килгәндә, төзүчеләр объектка чыкты. Һичшиксез төзербез!”— дип яза төбәк Башлыгы социаль челтәрләрдәге рәсми битендә.

 
Фото:Федерация гребного слалома России.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: