+13 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
14 Май 2022, 17:35

Илшат Гомәров истәлегенә ачык турнир узды

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Баймак районына эш сәфәре барышында тренер-көрәшче Илшат Гомәров истәлегенә «Урал аръягы иҗтимагый башлангычлар берлеге» призына милли көрәш буенча ачык турнирда булды.

Илшат Гомәров истәлегенә ачык турнир узды
Илшат Гомәров истәлегенә ачык турнир узды


Баймактагы «Богатырь» физкультура-сәламәтләндерү комплексы базасында уза торган ярышларда Урал аръягы районнары һәм республиканың башка муниципалитетлары җыелма командалары – барлыгы 180 кеше катнаша.

– Турнирда катнашучыларның барысын да чын күңелдән сәламлим! Мин чын кеше, тренер, 1986 елгы көрәш буенча чемпион Илшат Гомәров истәлегенә багышланган бу ярышларда икенче тапкыр катнаштым, кызганычка каршы, ул тормыштан бик иртә китте, – диде Радий Хәбиров. - Баймак көрәш мәктәбенең чәчәк атуы, башка районнардан да спортчыларны үзенә җәлеп итүе куандыра. Бүгенге турнирда катнашучыларга – гадел һәм матур җиңүләр, ә тренерларга яхшы, лаеклы балалар тәрбияләүләрен телим.

«Урал аръягы иҗтимагый башлангычлар берлеге» рәисе Идел Солтанов, республика җитәкчелеге ярдәме белән былтыр 27 спорт секциясе заманча җиһазлар белән тәэмин ителде, 17 турнир уздырдык, дип билгеләп үтте. Ул барлык урындагы спортчылар исеменнән Радий Хәбировка спорт һәм физкультура хәрәкәтен үстерүдә даими ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде.

Фото: сайт Главы РБ

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: