+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
15 Май 2022, 22:45

Алда яңа җиңүләр көтә!

“Бер ел элек Урал аръягы спорт җәмәгатьчелеге республика Башлыгы Радий Хәбировка көрәш һәм боксның спорт секцияләрен җиһазлауны сорап мөрәҗәгать иткән иде”, — дип язган республика Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Азат Бадранов һәм бу хакта пост урнаштырган.

Алда яңа җиңүләр көтә!
Алда яңа җиңүләр көтә!

“Күп кенә районнарга без Урал аръягы иҗтимагый башлангычлары берлеге белән берлектә бокс ринглары, көрәш келәмнәре, манекеннар, башка бик күп спорт инвентаре алып килдек.
Мәсәлән, Баймак районында гына да без район авылларында 20дән артык көрәш секциясе урнаштырдык. Берничә секция беренче тапкыр ачылды. Район турнирларының саны артты. Һәм инде бер елдан соң Баймак районы республикага Русия чемпионатының алты призерын (4 көмеш һәм 2 бронза) бирде.
Әлбәттә, беренче чиратта бу тренерларның эше һәм, шул ук вакытта, мондый нәтиҗә көрәш белән шөгыльләнү өчен шартлар булу аркасында мөмкин булды. Баймак көрәш мәктәбе өчен бу чик түгел дип уйлыйм, алда безне яңа җиңүләр көтә!”


Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: