-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
15 Май 2022, 22:50

Сибайда Шәйморатов истәлегенә балалар хоккей турниры узды

Сибайның "Ирәндек” боз сараенда Җиңүнең 77 еллыгына багышланган Русия Герое, генерал Миңнегали Минһаҗ улы Шәйморатов истәлегенә балалар хоккей турниры булып узды.  

Сибайда Шәйморатов истәлегенә балалар хоккей турниры узды
Сибайда Шәйморатов истәлегенә балалар хоккей турниры узды

13 майдан 15 майга кадәр Сибай, Магнитогорск, Уфа, Стәрлетамак, Күмертау һәм Тюльган хоккей җыелма командалары иң яхшы команда исеме өчен көрәштеләр.
Ярышларны Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтае депутаты, «Аструм» президенты Денис Назаров һәм «Уфа» хоккей клубы оештырды.
Хоккей ярышларыннан бик күп якты мизгелләр һәм тәэсирләр калды. Ярыш нәтиҗәләре буенча Стәрлетамак шәһәренең «Орлан» командасы җиңде, икенче урында – Тюльганнан «Коршуны» һәм өченче урында — Себернең «Горняк» командасы. Номинацияләр буенча бүләкләнүчеләр арасында үзләренең мактаулы статуэткаларын Сибайның яшь хоккейчылары да алды. “Иң яхшы сакчы” - Ильяс Бадамшин, “Иң яхшы һөҗүмче " - Александр Павленко. Алинә Атангуловага «Хоккейда кызлар» номинациясендә приз бирелде.
Хоккей турнирын ябуда мәртәбәле кунаклар: Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Денис Назаров, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, «Уфа» хоккей клубы президенты Антон Матренин, шәһәр хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы Гүзәл Ишемгулова, шәһәр Ветераннар советы рәисе Рәшит Идрисов, халыкара класслы спорт мастеры, «Уфа» хоккей командасы директоры Дмитрий Цыбин катнаштылар.
Балалар турниры тәмамланганнан соң «Вперед, Сибай» һәм «Уфа» хоккей клубы җыелма командалары арасында иптәшләрчә матч узды. Командалар составында халыкара класслы берничә спорт мастеры, эшкуарлар һәм хоккейны яратучылар уйнады. Шулай ук «Алга, Сибай» җыелма командасы составында һәвәскәрләр командасы составыннан Денис Назаров бишлеге уйнады.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: