"Бу минем хыялымны тормышка ашыруга — Көрәш сараен төзүгә өченче омтылышым. Беренчесе 2006 елда, мин республика Президенты Хакимияте башлыгы булып эшләгәндә булды. Ул вакытта без аны төзү өчен урын таптык һәм техник бирем әзерләдек. Тик Мәскәүгә күчүем сәбәпле, ул вакытта проект тормышка ашмады. Икенчесе, мин инде Красногорскида җитәкче булып эшләгәндә. Анда мин спорт сарае өчен бик яхшы җир участогы таптым һәм хәтта проектлау эшен башладык. Тик бу юлы Уфага күчү сәбәпле, проект тормышка ашмый калды. Ә өченче омтылышта — без, ниһаять, төзи башладык. Ходай барыбызга да уңышлар һәм көч бирсен, меңләгән малай һәм кыз спорт белән шөгыльләнү өчен менә дигән шартлар булдырылачак".
Фото социаль челтәрләрдән.