+15 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Спорт
23 Мая 2022, 13:45

Бәйрәм белән, көрәшчеләр!

Бүген атна саен үткәрелә торган оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика халкын Халыкара спорт көрәше көне белән котлады.

Бәйрәм белән, көрәшчеләр!Бәйрәм белән, көрәшчеләр!
Бәйрәм белән, көрәшчеләр!
Башкортстанда көрәшне үстерүгә зур өлеш керткән өчен төбәк җитәкчесе спорт ветераны, республикада ирекле көрәш буенча СССРның беренче спорт мастеры Нурулла Хисмәтуллинга һәм панкратион буенча Русиянең спорт мастеры, Башкортстанның Спорт көрәше федерациясе вице-президенты Радмир Хәйруллинга Рәхмәт хатлары тапшырды.

– Без спортның бу төрен үстерүгә бик күп көч һәм энергия бирәбез. Башкортстанда көрәш белән 5 меңнән артык кеше шөгыльләнә, - диде Радий Хәбиров. – Мин спорт, Мәгариф һәм фән министрлыкларына, төбәкнең спорт көрәше федерациясенә «Спорт көрәше – мәктәпләрдә» проектын бергәләп үстерүебез өчен бик рәхмәтле. Без чынлыкта нульдән башладык, ә хәзер инде 83 уку йортына көрәш килде. Безнең план - бу санны 200 мәктәпкә җиткерү.

Башкортстан Башлыгы билгеләп үткәнчә, бу көннәрдә Рима Баталова исемендәге Республика спорт әзерлеге үзәгендә СССРның атказанган тренеры Владимир Борман истәлегенә багышланган 16 яшькә кадәр үсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча Русия беренчелеге уза. Анда илнең 63 төбәгеннән 450дән артык спортчы катнаша.

– Бу шимбәдә без Көрәш сарае төзеләчәк мәйданчыкка бардык. Төзүчеләр бу объектны 2024 елда тапшырырга вәгъдә итә, - диде Радий Хәбиров. - Анда барлык эшләрне дә синхронлаштыру бик мөһим: янәшәдә генә урнашкан төзелеп бетмәгән йортларны җыеп алу, поликлиника төзү, мәктәп төзелешен башлау, яхшы юл ясау. Анда шөгыльләнерлек нәрсәләр бар. Асылда, без бу районны төзекләндерәбез. Көрәш сарае өчен дөрес урын сайладык дип саныйм.

Фото: Башкортстан Башлыгы

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас