+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
24 Май 2022, 21:25

“Без моны озак көттек!”

Якташыбыз, спортчы Алсу Минһаҗеваның социаль челтәрдәге посты игътибарга лаек.  

“Без моны озак көттек!”
“Без моны озак көттек!”

“Бу ел башында Инорста 250 метрлы слалом каналы төзелә башлады. Без аны бик озак көттек, туган Уфабызда югары дәрәҗәдәге ярышларга чыгарбыз дип өметләнәбез.

Мин, ниһаять, төзелештә булдым һәм күргәннәрем бик тә тәэсирләндерде! Эш тулы куәтенә бара, анда барысы да казыйлар һәм шунда ук чыгаралар, инде канал үзәне күренә. Күптән түгел генә анда урман иде, каналны чамаларлык та түгел иде.

Төзелешне 2024 елда Уфа шәһәренә нигез салынуның 450 еллыгына төгәлләү планлаштырыла. Һәм, әлбәттә, анда җылы су агуы яхшы. Чөнки канал Җылы күлне һәм Караидел елгасын тоташтырачак. Бу ел әйләнәсенә шөгыльләнергә мөмкинлек бирәчәк. Ә бу безгә Русиядә бик кирәк! ⠀ Бөтен Русиянең слалом спортчылары бу каналны түземсезлек белән көтә. Рәхмәт эшләгән кешеләргә!”

Постны спортчының социаль челтәрдәге битенә кереп тә карагыз: https://vk.com/alsumf?w=wall500181086_15

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: